%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
0d7edbb67fbdd211fc1e112d904c5bc324a49a04
16 июля 2017 г. сотрудники ИИ АН РТ приняли участие в «Атрясовских чтениях», организованных в деревне Большие Атрясы Тетюшского района РТ
18.07.2017

2017 елның 16 июлендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Тәтеш районы Әтрәч җирлегендә узган «Шәфкать Шәриф» бәйрәмендә һәм «Әтрәч укулары»нда катнаштылар.

16 июль көнне Тәтеш районы Әтрәч җирлегендә «Шәфкать Шәриф» бәйрәме үтте. 11 ел дәвамында уздырылып килә торган бу чара борынгы каберлекләр янында ата-бабалар рухына дога кылу белән башланды һәм изге чишмә янында «Әтрәч укулары» белән дәвам итте. Аның быелгысы нәсел шәҗәрәләрен барлауга багышланган иде. Туфан Миңнуллин башлап җибәргән бу бәйрәм дәүләт, җәмәгать эшлеклеләрен, галимнәрне, шушы җирлектә туып-үскәннәрне җыя. Быелгысында премьер-министр урынбасары М.Г.Әхмәтов, Диния нәзарәте вәкилләре, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты галимнәре катнашты.

«Әтрәч укулары»нда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан М.М. Гибатдинов, Э.К.Сәлахова, Х.З.Баһаветдинова катнаштылар. Биредә «Әтрәч авылы халкының нәсел тарихларын өйрәнү мәсьәләләре һәм чыганаклар» (Э.К.Сәлахова), «Әтрәч авылы мәхәлләләре тарихыннан» (Х.З.Баһаветдинова) дигән темага чыгышлар ясалды. Авыл тарихын, аның нәселләрен өйрәнүгә багышланган бу чарага үткән тарихыбызның шаһитлары булган олы яшьтәге әби-бабайлар да килгән иде. Нәсел шәҗәрәләре бәйгесендә җиңгән 6–16 яшьлек балаларга Тарих институты директоры, академик Рафаил Хакимов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

  • 2b4c7a5a333a978c9f38ece4cc67f31672ba69a1
  • 3ea011825ccb31a3049a54169f62fed5166a6368
  • A2feb93d76795d86bb31e9d8c10f22b5fff9f038
  • Aa1cd1f88c253c69b9123fdff9f0769fee9d66a9